31 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
"Син бит минем бергенәм!" бәйгесенә Бөгелмәдән Регина и Максим Букаревлар гаиләсе кушылды
"Син бит минем бергенәм!" бәйгесенә Бөгелмәдән Регина и Максим Букаревлар гаиләсе кушылды. Тиздән барлык гашыйкларның көтеп алган матур бәйрәме - 14 февраль - Гашыйклар көне. Шул уңайдан "Бөгелмә авазы" газетасының bugulma-tat.ru сайты "Син бит минем бергенәм!" дип исемләнгән яңа фотоконкурс игълан итә. Сездән үзегезнең сөйгән ярыгыз белән төшкән үзенчәлекле фотолар...
-
Өшегән ир-атның аякларын кискәннәр
Дүрт кеше төрле дәрәҗәдәге өшү белән район үзәк шифаханәсенә китерелгән. Алабуга ЦРБсына китерелгәннәрнең икесе әле дә авыр хәлдә икән. Ә берсенең аякларын ампутацияләргә туры килгән. Аны хокук саклау органнары исерек килеш урамда тапканнар.
-
Грипп Татарстанда бер баланың гомерен өзгән
Грипп чигенергә уйламый. Авыручылар саны көн саен арта бара. Татарстанда эпидемия сезоныннан башлап бүгенгә кадәр кискен тын юллары вируслы инфекциясе авыруының 25мең 381 очрагы теркәлгән. Шул исәптән 292 кешедә грипп ачыкланган. 5655 кеше авырудан өзлегү нәтиҗәсендә, үпкә ялкынсынуы белән хастаханәгә китерелгән. Грипп һәм кискен тын юллары вируслы инфекциясе авырулылар өчен...
-
Афәрин, "Син бит минем бергенәм! бәйгесендә Казан кунаклары - Альбина һәм Булат Гайнуллиннар
Афәрин, "Син бит минем бергенәм! бәйгесендә Казаннан Альбина һәм Булат Гайнуллиннар гаиләсе.
-
Шулай чыныгабыз, шулай ныгыйбыз
Гыйнвар ахырында "Татнефть" җәмгыятенең Бөгелмәдәге "Татнефтеснаб" идарәсе базасында янгын сүндерү һәм коткару часте хезмәткәрләренең тактик күнегү-өйрәнү чаралары узды. Анда 64 нче һәм 21 нче янгын сүндерү-коткару частьларының шәхси составлары, объект хезмәткәрләре катнашты, янгын сүндерү техникасы җәлеп ителде. Барлык гамәлләргә ведомствоның ТР идарәсе начальнигы урынбасары, эчке эшләр полковнигы В. Салун җитәкчелек...
-
WhatsAppта җибәргән хатларны юкка чыгару һәм үзгәртү функциясе барлыкка киләчәк
Юлланган хатның эчтәлеген аны әңгәмәдәшең укыганчы ук үзгәртеп булачак. Тиздән WhatsApp мессенджерында җибәрелгән хәбәрне юкка чыгару һәм үзгәртү функциясе барлыкка киләчәк. Бу хакта Daily Telegraphка сылтама ясап, ТАСС хәбәр итә. Хатны алучы хәбәрне ачып укыганчы ук, аның эчтәлеген үзгәртеп, я булмаса аны бөтенләй юкка чыгарып булачак дип хәбәр ителә. Моннан...
-
Муса Җәлил урамында таксист туктап торган машинага килеп бәрелгән
Социаль челтәргә урнаштырылган фотолардан күренгәнчә, Муса Җәлил урамы, 64 нче йорт тирәсеендә берьюлы берничә автомобиль бәрелешкән.
-
1 февральдән эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре арта
1 февральдән эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 5,4 процентка артачак, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге. Безнең республикада бу яңалык 800 меңләп пенсионерга кагылачак. Яңа система нигезендә, картлык буенча пенсия башлыча өч өлештән туплана. Фиксацияләнгән, ягъни бердәй түләү; тупланма өлеш һәм иминият пенсиясе. Фиксацияләнгән түләү бар кеше өчен дә...
-
Китапханәдә – флеш-моб
Китапханәдә узган флеш-моб турында ни дә булса ишеткәнегез бармы? Мөгаен, юктыр. Чөнки китапларны, вакытлы матбугат басмаларын, китапханәнең үзен тәкъдим итүнең бу формасы әле киң кулланыш таба алмый. Үзәк китапханәнең уку залы хезмәткәрләре шулай да шәһәр урамнарында "Китапханә ниләр алдыра?" дигән темага флеш-моб уздырды. Чараның максаты кешеләр китапханәдә нинди газета-журналлар белән...
-
МЧС хезмәткәрләре ябалакны коткарган (фото)
Шушы көннәрдә Лениногорск шәһәре Кутузов урамының 2 нче йортында яшәүчеләр очып китәлми яфаланган ябалакны күреп, битараф кала алмыйлар. Ярдәм сорап МЧС хезмәтенә хәбәр итәләр. Ябалакның канаты кайрылган булып чыга. Шуңа очып китә алмый. МЧС хезмәткәрләре яралы кошны тотып, ветеринарларга тапшыралар. Әйтергә кирәк, ябалакның канаты кайрылган булса да, үткен томшыклы кошны...
-
Бөгелмә видеокамералар күзәтүе астында
Бөгелмәдә, "Имин Татарстан" программасы нигезендә, "Куркынычсыз шәһәр" проекты эшли башлады. Бу адым шәһәрдәге иминлек дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Әлеге эшне, "Таттелеком" җәмгыяте белән берлектә, идарәче компанияләр башкарып чыгарга тиеш. Күпкатлы йортларга урнаштырылган камералар барлык микрорайонның территориясен диярлек колачлап алачак. Мондый төрдәге камераларның язмалары бер атна саклана. Эшли торган бер камера...
-
“Банк Казани” җырчы Салават Фәтхетдиновны банкрот дип тануны таләп итә
"Банк Казани" җырчы Салават Фәтхетдиновның бөлгенлеккә төшүен тануны таләп итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Арбитраж суды сайтында хәбәр ителә. Дәгъва суммасы - 13 миллион сум. Дәгъва гаризасы Казанда Патрис Лумумба урамы буенча теркәлгән шәхси эшмәкәр Салават Зәкиевич Фәтхетдиновка белдерелә. Фәтхетдинов башка гражданин кредиты буенча поручитель (җаваплылыкны алучы) булган. Гариза судка...
-
Бөгелмәдә 15 яшьлек укучы кызның үлеме буенча тикшерү эше үткәрелә
29 гыйнвар көнне Ленин урамының 4 нче йорты каршында биектән егылып төшкән укучы кызның гәүдәсе табыла. Әлеге эш буенча Бөгелмә шәһәренең тикшерү бүлегендә тикшерү эшләре башлана. Хәзерге вакытта фаҗига сәбәпләре ачыклана. Тикшерү нәтиҗәләре буенча карар кабул ителәчәк.
-
Бөгелмәдә “Ел укытучысы – 2017” бәйгесе үтте
Бөгелмәдә иң яхшы укытучыны билгеләделәр. Тантаналы чара 3 нче урта белем бирү мәктәбендә узды. Бу инде "Ел укытучысы - 2017" бәйгесенең икенче этабы. Үзен сынап карарга быел 27 фән остазы теләк белдергән. Ачык дәресләр үткәргәннән соң, алар арасыннан 12се сайлап алынган. "Ел укытучысы - 2017" бәйгесендә катнашучыларның һәркайсы эшен төптән...
-
Гүзәл Уразова имиджын үзгәртергә Париждан стилистлар чакыра [+ВИДЕО]
Яңа елга - яңа образ! Җырчы Гүзәл Уразова үзенең имиджын үзгәртергә теләп, Франциядән шәп стилистлар чакыра. Стилистлар, дөрестән дә, шәп - балалары Камилә һәм Самир Хәкимовлар икән. Камилә килештереп: «Камилла из Парижа», дип үзен таныштыра. Ә малае кайгыртып кына: «Мама, все в порядке?» ди. Балалары әле кечкенә булганлыктан, әнисен бизәндергәндә...